Вахитта мәчеләр тормышының серләрен ачтылар
Ел саен 8 августта Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләп үтелә.
Бу көн - үз хайваннарыңа күбрәк игътибар бирү һәм аларга кешеләргә көн саен бүләк итә торган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерергә менә дигән мөмкинлек. Вахит авыл китапханәчесе балалар өчен "Мәче викторинасы" уены үткәрде һәм кроссворд ярдәмендә укучыларны мәчеләр гаиләсе вәкилләре белән таныштырды. Балалар "Бер-ике - мәче тап" игътибарлылык уенында актив катнаштылар һәм бу ягымлы һәм йомшак хайваннарлы рәсемнәрне буядылар.
Шулай ук балалар "Китап битләре буйлап мәчеләр йөри” дип аталган күргәзмә белән таныштылар. Мәчеләр турында балалар һәм өлкәннәр өчен тарихи, нәфис, фәнни-танып белү китаплары язылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәче тормышының серләрен ача, аларда мәчеләрнең тормышын күзәтү нәтиҗәләрен табарга, теге яки бу токымның үзенчәлекләрен белергә була, ничек ашату, ничек карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр дә бирелгән. Күргәзмәдә шулай ук төп геройлары мәчеләр булган китаплар да урын алган. Чарада катнашучылар очрашудан призлар һәм яхшы кәеф алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев