Вахитта китапханәгә гаилә белән йөриләр
Балачакта вакытында укылган яхшы китаплар сабыйларның йөрәген игелекле булырга өйрәтә. Балаларның интеллектуаль үсешендә кычкырып уку мөһим роль уйный.
Гаилә елы һәм “Гаилә белән китапханәгә” акциясе кысаларында Вахит авыл китапханәчесе Сания Сәлимуллина "Бу кызыклы хайваннар” темасына кычкырып укулар оештырды. Китапханәгә әниләре белән Винокуровлар гаиләсе килде. Балалар хайваннар турында бик күп яңа, кызыклы мәгълүмат белделәр. Хайваннар турындагы китаплар төрле яшьтәге балаларда кызыксыну уята. Мондый әдәбият мавыктыргыч һәм танып белү белән генә чикләнми, ул яхшылыкка, шәфкатьлелеккә, табигатькә һәм кече туганнарыбызга мәхәббәткә өйрәтә.
Китапханәдә "Гаилә белән укыйбыз" исемле китаплар күргәзмәсе дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев