Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта инвалидларга игътибар күрсәтәләр

«Без күңел җылысын бүләк итәбез» хәйрия акциясе кысаларында китапханәче инвалидларның өйләрендә булды.

Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көнендә аларның өйләренә бару - чын күңелдән хөрмәт, нык сәламәтлек, чыдамлык, сабырлык, бәхет теләү санала. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә якты киләчәккә өметләрен югалтмас өчен дә мөһим чара. Шулай ук әлеге кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген искәртү, аларга тиңдәшләр буларак мөнәсәбәт формалаштыру өчен дә кирәк.

Инвалидлар көне декадасы кысаларында Вахит авыл китапханәчесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына барып, укучыларга аларның кызыксынулары буенча әдәби китаплар тәкъдим итте. Быел китапханә фондына кергән яңа әдәбият, газеталарның яңа саннарын белән таныштырды, бүләкләр тапшырды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Китапханәче белән әңгәмә барышында үз укучыларын китапханәнең мәгълүмати хезмәтләре, планлаштырылган чаралар турында да искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев