Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта Гаилә елына багышланган чара оештырылды

Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе хезмәткәре белән берлектә гаилә темасына тематик сәгать үткәрелде.

Мөдир Гөлназ Фәттахова катнашучыларны бу елны Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Гаилә елы булуын игълан иткән Указы белән таныштырды.

Алып баручылар гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштергән һәрбер гаиләнең гореф-гадәтләрен  саклау турында сөйләделәр. Катнашучылар гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне аңлау хөкем сөрү өчен әти-әниләргә, туганнарга, апа-сеңелләргә, әби-бабайларга ничек карарга кирәклеген белделәр.

Чара барышында катнашучылар өчен “Халык зирәклеге сөйли” конкурсы оештырылды, анда гаилә традицияләре белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр, ребусларны искә төшерделәр. Чара ахырында гаилә - ул иң якын һәм туган кешеләр, дигән нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев