Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта Фатих Кәримне искә алдылар

Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә татар шагыйре Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган «Фатих Кәрим - Ватан хакына батырлык» шигърияте сәгате үткәрелде.

Кәримов Фатих Әхмәтвәли улы 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 нче елдан башлап әдәбият белән шөгыльләнә башлый. 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

Гөлназ Фәттахова килүчеләрне Фатих Кәрим иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар аның патриотик, батырлык белән рухландыручы шигырьләрен тыңладылар. Алар Ф. Кәримнең фронт лирикасы уникаль булуына инандылар. Аның шигырьләрендә тирән татар моңы чагылыш таба.

Чара барышында катнашучылар “Исеме калды данга кумелеп” әдәби викторинасында катнаштылар.

Очрашу ахырында китапханәче Сания Сәлимуллина “Утта чыныккан каләм” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев