Вахитта дуслар өчен күңел ачу-уен программасы уздырдылар
Җәй - ул елның гүзәл чоры, табигать барлык төсләре белән безне сөендерә, ул мәңгелек балачак иле.
Вахит мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Физкультурачы көненә багышланган “Дуслар өчен йөз уен” күңел ачу-уен программасы уздырды. Башта балалар ике командага бүленеп, бер-берсен сәламләделәр. Аннары дуслар турында табышмакларга һәм җәй турында сорауларга җаваплар бирделәр. Барлык катнашучы балалар хәрәкәтчән уеннарда катнашты.
Чара бик зур кызыксыну белән узды, балалар җәй өчен иң яхшы шигарь уйлап таптылар. Төрле биремнәрне башкарып һәм уйнап, балалар җитезлек һәм осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, татлы призлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев