Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта «Донбасска посылка җибәрү» акциясе дәвам итә

Вахит мәдәният йорты каршында МХОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюның «Ярдәм» пункты даими рәвештә эшләп килә.

Вахит авыл җирлеге 2025 елның 1 апреленнән 22 апреленә кадәр «Донбасска посылка җибәрү» акциясен игълан итте. Әлеге акциядә мәдәният волонтерлары һәм Вахит авылы халкы актив катнаша. Алар пунктка ярдәм йөзеннән консервалар, конфетлар, печенье, куертылган сөт, ярмалар, оекбашлар, перчаткалар, эчке киемнәр, тәмәке, тиз әзерләнә торган ризыклар һәм көндә кирәкле беренче ихтыяҗ әйберләре китерделәр.

“Безнең чакыруны кабул иткән һәм акциядә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт. Җыелган посылкаларда беренчел кирәк-яраклар гына түгел, бәлки вахитлыларның махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга карата күрсәтелгән кайгыртучанлыгы, йөрәк җылысы һәм мәхәббәте дә саклана. Яклаучыларыбызга тизрәк өйләренә кайтуларын телибез. "Солдатка посылка" акциясе дәвам итәчәк. Безнең йөрәк җылысын солдатларыбыз тоячак. Безнең һәркайсыбыз акциядә катнашып, армиябезгә теләктәшлек күрсәтергә, Җиңүгә өлеш кертергә мөмкинлек ала! Махсус операциядә катнашучыларга безнең ярдәм кирәк, солдатлар Россиянең зур ил һәм аларның кече Ватаны булуын белергә тиеш.”, - дип мөрәҗәгать итәләр акцияне оештыручы волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев