Вахитта диспансеризациянең әһәмияте турында профилактик әңгәмә узды
Вахит мәдәният йортында халык белән диспансеризациянең әһәмияте турында очрашу булды. Ә ковид кичергән пациентлар өчен тирәнәйтелгән диспансеризация үтүне ассызыклап үттеләр.
ФАП мөдире, фельдшер Бәйрәмова Роза Гаделҗан кызы авыл халкына диспансеризациянең ничек узуы, аңа нинди тикшеренүләр кертелүе, гадәти диспансеризациянең тирәнтен диспансеризациядән нәрсәсе белән аерылуы һәм профилактика чаралары комплексына язылу мөмкинлеге турында сөйләде.
Медицина хезмәткәре катнашучыларга әлеге чараның бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен мөһимлеге, медицинада әлеге юнәлешнең иртә стадиядә катлаулы авыруларны ачыкларга, онкология, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башка бик күп авыруларны диагностикалау мөмкинлеге бирүе турында сөйләде.
Киләчәктә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән мондый очрашулар даими үткәреләчәк. Очрашу урыны авыл мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты булачак. Анда халыкка медицина учреждениесе эшендә барган үзгәрешләр турында сөйләячәкләр, шулай ук сәламәтлекне саклау буенча файдалы киңәшләр бирәчәкләр һәм вакцина профилактикасы һәм диспансеризация узуның мөһимлеге турында искә төшерәчәкләр.
Чара «өлкән буын»региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев