Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта чәйле утырмага җыелдылар

17 июльдә Бердәм фольклор көне - Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм җәмгыятьтә популярлаштыруга ярдәм итүче бәйрәм билгеләп үтелә. Бердәм фольклор көнен бәйрәм итү алдыннан Вахит мәдәният йортында «Яшь күңелләр» һәвәскәрләр берләшмәсе әгъзалары бергәләп чәй эчү – аралашуга җыелдылар.

Мөдир Гөлназ Фәттахова Россиядә чәй эчүнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар әлеге эчемлекнең күп кенә файдалы һәм дәвалау үзлекләре турында белделәр, чәй кайнату, җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләү рецептлары, бакчаларда нинди үләннәр үсүен, кулланылуын, әбиләрнең өйдә чәй кайнатканда нинди рецептлар кулланалар икәнлеге белән уртаклаштылар. Кемдер мәтрүшкәле чәй, кемдер цикорий белән, күпләр файдалы яшел чәй ярата.

Чарада катнашучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бәйрәмгә авыл китапханәчесе Сания Сәлимуллина бердәм фольклор көненә багышланган «Китап битләрендәге фольклор» күргәзмәсен әзерләде. Күргәзмә ата-бабаларыбызның үзенчәлекле халык иҗаты, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйли. «Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар», «Риваятьләр», «Әкиятләр» китаплары халык авыз иҗаты белән таныштыра, ә бу – якты, шатлыклы, яшәү көче һәм матурлык белән тулы бер дөнья.

Аннары бөтнек һәм лимон белән файдалы һәм тәмле чәйдән авыз иттеләр.

Уздырылган чара истәлегенә барысына да хуш исле мәтрүшкә бәйләмнәре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев