Вахитлылар туган авыллары белән таныштылар
Вахит авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен туган авыллары буйлап экскурсия оештырды.
Үсеп килүче буынның игътибарын социаль челтәрләрдән һәм интернет киңлекләрендә файдасыз вакыт узуыннан аерып, кирәкле уңайга юнәлдерергә кирәк. Туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, бик кызыклы һәм мавыктыргыч булырга мөмкин.
Патриотизм һәм үзенең кече Ватанына мәхәббәт - илебезнең киләчәк җәмгыятенең тулы әгъзасы буларак яшүсмер шәхесе үсешендә төп нигез булып тора. Халыкның традицияләрен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, авылның үсеш тарихын өйрәнү - туган якны өйрәнүнең бер төре. Ул урынның географик шартлары арасында бәйләнешләр эзләү һәм аларны географик атамаларда, төбәк тарихында чагылдыру юлы белән үткәнне һәм хәзерге төбәкне өйрәнүгә кызыксынуны стимуллаштыруның көчле чарасы.
Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ Фәттахова һәм Сания Сәлимуллина, балалар белән бергә, М.Вахитов исемендәге туган авыллары урамнары буйлап йөрделәр. Экскурсияне Фәйзрахман чишмәсеннән башладылар, Гомәр мәчетендә булдылар, ФАП һәм Вахитов авыл җирлегенә керделәр, аннары болыннар һәм урамнар буйлап сәяхәт иттеләр, авыл тарихы турында фикер алыштылар.
Экскурсия кече Ватанның тарихы һәм мәдәнияте турында белем генә биреп калмады, үз тамырларыңа хөрмәт, тарихи хәтерне саклап калу өчен җаваплылык тәрбияләргә дә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев