Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитлылар сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Тулы канлы тормыш белән яшәү, аның һәр мизгеленнән ләззәт алу өчен, сәламәт булу бик мөһим.

Яхшы сәламәтлек дөрес туклану, даими физик күнегүләр, гигиена саклау нәтиҗәсе булып тора. Сәламәтлек саклауда стресс белән нәтиҗәле идарә итү дә мөһим. Үзеңне бәхетле сизү һәм тормышка уңай караш - шулай ук сәламәтлекне саклауда әһәмиятле роль уйный. Соңгы вакытта бик популяр булган сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклану һәм физик йөкләнешкә караганда зуррак күренеш. 

Вахит авылы мәдәният  хезмәткәрләре Гөлназ Фәттахова, Сания Сәлимуллина ФАП фельдшеры Бәйрәмова Роза белән очрашу оештырдылар.  Медицина хезмәткәре белән очрашуга урта һәм өлкән яшьтәге авыл халкы чакырылган иде. Сәламәтлек саклау хезмәткәре белән очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланды. Роза Бәйрамова диспансеризациянең әһәмияте, 2024 елда диспансеризацияне ничәнче елларда туганнар үтүен аңлатып үтте.

Диалог файдалы узды, анда катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең мөнәсәбәтен белдерделәр, алар үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары шөгыльләнә торган спорт төрләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев