Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитлылар экологик акциягә кушылдылар

Кыш - кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул суык һәм күп карлы булса. Ач кошлар салкыннан интегә. Кышын кошлар безнең ярдәмебезгә мохтаҗ, аны ничек эшләргә икәнен балаларга Вахит авылы китапханәче Сания Сәлимуллина сөйләде.

Акциядә катнашучылар белән нинди кошлар кышларга кала, ни өчен аларга бу вакытта ризык җитмәве турында фикер алыштылар. Күпчелек кошлар, язга хәтле һәлак булалар һәм аларны кыш чыгу өчен даими рәвештә тукландырырга кирәк. Балалар кошларны нинди азык белән тукландырырга кирәклеген белделәр.

Катнашучылар бергәләп "Кышкы кошлар" презентациясен карадылар. Балалар кошлар турында күп кенә кызыклы яңалыклар белән таныштылар, табигатьтә һәм авыл хуҗалыгында кошларның нинди зур әһәмияткә ия булуын белделәр.  

Әңгәмә ахырында балалар кышлаучы кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, кышлаучы кошлар сурәте төшерелгән иллюстрацияләрне карадылар.

Һәм әлбәттә, балалар Вахит авылы урамына урнаштырырга җимлекләр әзерләделәр. Акциядә катнашучылар кошларга азык куйдылар, ә аннары җимлеккә килгән кошларны күзәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев