Вахит нәниләре әниләрен бәйрәм белән котлады
8 март - язгы хатын-кызлар бәйрәме. Ул бит һәр баланың иң яраткан һәм иң якыннары булган әниләр һәм әбиләр бәйрәме.
Вахит авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әниемә бүләккә" рәсем күргәзмәсе оештырылды.
«Йолдызкай» клубына йөрүче балалар яраткан әниләренә багышлап матур чәчәкләр ясадылар. Алар үзләренең талантларын белдерү өчен бик тырыштылар һәм әни-әбиләренә булган хисләрен төсләр палитрасы аркылы күрсәттеләр. Рәсемнәрне төрле материаллар: гуашь, төсле карандашлар, фломастерлар, майлы пастель ярдәме белән эшләделәр.
Яраткан әниләре һәм әбиләренә иң изге теләкләрен балалар язгы чәчәк бәйләмнәре сүрәтләнгән рәсемнәре ярдәмендә җиткерергә тырыштылар. Күргәзмә бик матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнәрендә гаҗәеп фантазия, иҗади уңышларын күрсәтә белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев