30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. XX гасырның сәяси репрессияләре - илебез тарихының куркыныч һәм ачы битләре.
Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, алар турында белергә һәм истә тотарга, гадел бүгенге һәм киләчәк хакына сабак алырга кирәк. Бу көн - ил тарихындагы фаҗигале битләрне искә төшерү, меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителеп, җинаятьләрдә гаепләнде, төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргенгә җибәрелде, гомерләреннән мәхрүм ителде.
Вахит авылы китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тарих дөреслеге: хәтер һәм авырту» исемле тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Анда язмышларын лагерьлар һәм төрмәләр имгәткән рус, татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук аларның биографияләре белән танышырга була. Тәкъдим ителгән материаллар - үткәннәрнең дәлиле генә түгел, ә киләчәк буыннарны кисәтү, исемнәре гаделсез рәвештә тормыштан сызып ташланган, әмма халык хәтерендә сакланган кешеләргә хөрмәт күрсәтү дә.
Нет комментариев