Югары Ослан. Татарча

Вахит китапханәсе балаларга патриотик тәрбия бирә

Россия флагы көне - россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү.

Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята

Вахит авыл китапханәсендә Россия флагының туган көненә багышланган «Россия символлары – гасырлар тарихы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Аның максаты: балаларны Ватан төшенчәсе белән таныштыру, гражданлык – патриотик хисләр тәрбияләү.

Чарада балалар Россия гимнын тыңладылар, флаг, герб турында шигырьләр укыдылар, Россия флагының тарихы һәм һәр төсләрнең мәгънәсе турында белделәр. Балалар Россия флагын бик күп башка флаглар арасыннан аерырга һәм табарга өйрәнделәр, Дәүләт символикасының билгеләнеше турындагы күзаллауларны алдылар һәм ныгыттылар, Ватаныбыз флагы төсләренең символик әһәмияте турында белделәр. Россия әләмен зур кызыксыну белән карадылар һәм рәсемгә төшерделәр. Балалар илебез символларына хөрмәт белән карыйлар, патриот булып үсәләр, Ватанны яраталар һәм безнең Россия гражданнары булуыбыз белән горурланалар.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев