Вахит балалары әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр
Чәчәкләрне үз кулларың белән ясау – бу, һичшиксез, тренд, ул бик борынгы заманда ук барлыкка килгән. Борынгы Греция һәм борынгы Кытайдан безгә ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсүе турында мәгълүматлар килеп ирешкән. Шулай булгач, кул хезмәтенең бу төре - яңа модалы хобби гына түгел. Аның белән шөгыльләнеп, кеше меңъеллык гореф-гадәтләрне дәвам итә.
Вахит мәдәният йорты каршындагы балалар клубы әгъзаләре өчен төсле кәгазьдән һәм тукымадан чәчәкләр салынган ваза ясау буенча мастер-класс узды. Балаларга төсле кәгазь, төрле тукымалар, картон, җилем, кайчы, ваза һәм чәчәк шаблоннары тәкъдим ителде һәм бераздан аларның кулларында төрле төстәге матур кояшлы букетлар иде. Эшләнмә-чәчәк беренче карашка катлаулы булып күренде, әмма ясау процессы гаҗәеп гади булды.
Мастер-класс барышында балалар ниндидер матур әйбер тудырырга, фантазия күрсәтергә, хис-кичерешләрне белдерергә һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнделәр, шулай ук алар төсләрне, формаларны кисеп, ябыштырып кына калмадылар, ә иң кадерле, туган һәм яраткан әниләре турында әңгәмә алып бардылар. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юклыгына инандылар. Димәк, әниләрне гаҗәпләндереп һәм шатландырып, алалар үзләре ясаган бүләкне тапшырырлар. Һәр иҗат җимеше бит үзендә җан җылысын һәм мәхәббәт тамчысын саклый. Ә мондый открытканы алу икеләтә күңелле, чөнки ул җылылык һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгән. Чәчәкләр матур, оригиналь булып чыкты. Балалар үзләренең яраткан әниләренә шундый бүләкләр ясый алуларына бик шатландылар. Чара йомгаклары буенча балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев