Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында “Урман утыртуның бердәм көне” акциясен хупладылар

Узган атнада Татарстанда “Бердәм урман утырту көне”- табигатьне саклау акциясе узды, аның барышында республикада 1,3 млн үсенте утыртылды.

Утырту материаллары, инвентарьлар һәм махсус киемнәр Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелде. Барлыгы акция кысаларында мәйданы 300 гектардан артык булган территорияне яшелләндерделәр.

М. Вахитов исемендәге авылда да әлеге акциягә кушылдылар. Анда  Мәдәният йорты, бюджет оешмаларында эшләүче  хезмәткәрләр һәм волонтерлар үсентеләрне  Вахит авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган  һәйкәл территориясендә утырттылар.

Агач утырту  махсус әзерлек таләп итми һәм урман белгече булу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме теләк булу кирәк. Кайгыртучан куллар белән утыртылган агачлар безне генә түгел, киләчәк буыннарны да сөендерәчәк. Кеше тормышында урманның әһәмияте әйтеп бетергесез. Гомер-гомергә урман кешене табигый бәла-казалардан коткарган, саклаган һәм җылыткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев