Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында рәсемнәр конкурсы узды

15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Вахит авыл җирлегендә «Яшәү көзе алтын булсын!» айлыгы уза.

Чара Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтүгә багышланган. Акция кысаларында Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова балалар белән "Минем әби һәм бабай" дигән темага рәсем конкурсы уздырды. 

Башта балалар белән әңгәмә үткәрделәр, барысы да әби-бабайлары турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә гомумиләштерелгән портрет килеп чыкты: әби өйдәге тәртипне күзәтә, оекбашлар бәйли һәм тәмле бәлешләр пешерә, яхшы сүзләр әйтә, һәрвакыт ярдәм итә, бик күп белә, чәчәкләр ярата, ә бабай газета укуны, кибеткә ипигә йөрүне хуп күрә.

Аннары балалар үзләренең әби-бабайларына булган барлык мәхәббәтләрен һәм назлы хисләрен рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштылар. Кешеләрне сурәткә төшерү бик катлаулы булуга карамастан, балалар бу бурычны бик яхшы башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев