Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында «Чиста чишмә» экологик акциясе узды

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, шулай ук Эколог көне билгеләп үтел.

Бу уңайдан 3 июньнән 12 июньгә кадәр «Экосистема: Яшел эшләр марафоны» Бөтенроссия экологик акциясе эшли башлады.  Татарстан Республикасында «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе үткәрелә. Марафон активлыклары арасында: эре сулыклар ярларын җыештыру, агачлар утырту, калдыкларны җыю һәм сортлау, шулай ук экодәресләр һәм башка белем бирү чаралары үткәрү.

«Яшел эшләр марафоны» бөтен ил буенча экоактивистларны берләштерә һәм балаларда һәм яшьләрдә экологик культура һәм экопатриотизм формалаштыруның мөһимлегенә игътибар итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук Россия табигатенә сакчыл мөнәсәбәт өчен халыкны уңай экологик көн тәртибенә җәлеп итә.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне алдыннан Вахит авылы мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре авыл волонтерлары белән берлектә, “Фәйзрахман” чишмәсен һәм аның янындагы территорияне чүп-чардан чистарту буенча “Чиста чишмә” экологик акциясе үткәрделәр.

Чишмә - җир астыннан чыккан чиста су белән дан тоткан сихәтле су чыганагы. Тере табигатьнең уникаль байлыгын саклау - мөһим эш. Чишмәгә ярдәм итү - димәк, үз сәламәтлегеңә, туган җиргә үз табигый байлыкларын сакларга ярдәм итү дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев