Вахит авылында Батырлык сәгате уздырдылар
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында Батырлык сәгате уздырдылар

Ул тыл хезмәтчәннәре һәм авылның сугыш чоры балаларына багышланды.

Сугыш - кешеләр тормышында иң фаҗигале вакыйга. Ул үзе белән әрнү һәм югалту, рәхимсезлек һәм җимерү, күп кешеләрнең һәм, беренче чиратта, балаларның газапларын алып килә. Бөек Ватан сугышы аеруча фаҗигале булу белән аерыла.

"Яшь күңелләр" клубы әгъзаләре өчен "Актив озын гомер" программасы кысаларында, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында, шулай ук Югары Ослан районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан, Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Тыл хезмәтчәннәре һәм авылымның сугыш чоры балалары" дигән темага батырлык сәгате үткәрелде. Мөдир Гөлназ Фәттахова һәм китапханәче Сания Сәлимуллина авылларындагы яшүсмерләрнең, хатын-кызларның, өлкән яшьтәге кешеләрнең сугыш чорында күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр.

Ул ерак сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре кешенең иң яхшы сыйфатларын: ватанпәрвәрлек, бурыч хисе, җаваплылык, фидакарьлек сыйфатларын ачкан. Аларның хезмәте – хәзерге буын өчен менә дигән үрнәк. Чарага «Сугышчан даннан - Хезмәт данына» темасына китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда узган сугыш вакыйгалары турындагы әдәбият тәкъдим ителде.

Әлеге чара авылдашларның хезмәт батырлыгы белән горурланырга, шулай ук туган якның тарихын белергә тиешлекне тагын бер кат искәртте.


Нет комментариев