Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында «Әниемнең җылы кочагы» дип аталган концерт булды

7 март көнне Вахит мәдәният йортына бәйрәм концерты белән “Иделкәй” халык төркеме килде.

Чара башланыр алдыннан барлык ир-атлар исеменнән катнашучыларны һәм тамашачыларны Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов җылы котлап, сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм иминлек теләде. 

Сәхнәнең матур бизәлүе дә тамашачыларда бәйрәм һәм яз атмосферасын тудырды. Барлык концерт номерлары сөйкемле ханымнарга багышланды, аларга карата җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

Сәхнәдән "Иделкәй" халык төркеме һәм аның солистлары, шулай ук Алинә Сәлахова матур һәм күңелле җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук бәйрәм концертында ветераннар советы җитәкчесе Гатауллина Наҗия Рәүф кызы да үзенең шигырьләре белән чыгыш ясады. Ә укытучы Халикова Рәзилә Рәшат кызы үзенең җырын күп балалы әниләргә багышлады.  

Үзешчән артистлар тамашачыларга чын күңелдән үзләренең иҗади җимешләрен бүләк иттеләр. Концертның беренче минутларыннан ук мәдәният йортында яхшы һәм җылы атмосфера барлыкка килде. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте, алкышларга күмде, концерт барышында алар көлделәр дә, еладылар да. 

Алып баручы Алинә Сәлахова бүгенге көндә МХОда булган сугышчыларның әниләренә - Закирова Рәйсә Равил кызына һәм Гыймадетдинова Фирая Газиз кызына батыр уллар үстергән өчен  чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде.

Авыл халкы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, тагын килүләрен сорап таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев