Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм үткәрелде

Ул Совет армиясе турындагы җыр белән башланып китте, аны социаль хезмәтләр алучылар да бергәләп, рәхәтләнеп күтәреп алдылар. Интернатта яшәүче Рафис Шәфигуллин һәм Сергей Костюков юмористик күренеш күрсәттеләр. Ә Нәсимә Карамова Сергей Костюков язган интернат-йорт турында шигырь укыды.

Миңлегөл Шәйдуллина җитәкчелегендә "Волжанка" ветераннар хоры солистлары -  безнең "көмеш волонтерлар"- дәртле җырлар башкарды. Ирләр һәм хатын-кызлар бертигез дәрәҗәдә ярышкан бәйгеләр дә күңелгә катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Тәрбияләнүчеләр иң гади иттарткычтан күңелле һәм кызык итеп “Калашников автоматын җыйдылар һәм сүттеләр. "Шәфкать туташлары" сугышта "яралыларга" тиз генә беренче ярдәмне күрсәттеләр, барысы да тиз арада хәрби армия исемнәрен атадылар.  

Соңыннан ир-атларга "Иҗат шатлыгы" түгәрәге дәресләрендә социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан әзерләнгән открыткалар һәм "Казан әниләре" хәйрия оешмасыннан бүләкләр бирделәр.

“Мондый күңелле бәйрәмнәрне без барлык календарь даталарга да оештырабыз, - ди мәдәният оештыручы Гөлчәчәк Карпова. –Әлеге  чараларда бик яратып һәм бик теләп катнашалар. Бәйрәмнәр үткәрү безнең яшәүчеләрнең тормышларына шатлык һәм оптимизм өсти, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, коллективта микроклиматны яхшырта. Болар барысы да социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны актив рәвештә интернат тормышына кертүне максат итеп куя, аларның тернәкләндерү потенциалын арттыра".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев