Ватан авылы ветеранын бәйрәм белән котладылар
Җомга көнне, 31 июльдә, Ватан авылында «Капка төбендә очрашу» узды.
Авыл көнендә авылдашлар, кунаклар сагынышып очраштылар. Авыл көне –ул авылдашларның зур гаиләсе өчен күңелле һәм якты тантана, ул дусларның һәм якыннарның бергәләп, матур, күңелле итеп вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.
Авыл көнендә өлкән кешеләрне хөрмәт итеп, котлау күркәм гадәткә әверелгән. Бәйрәм мәйданында җыелган кунаклар, авылдашлар алдында Төхвәтуллина Суфия Габделвахит кызын да котладылар. Аңа быел 91 яшь тулды. Бәйрәмгә килә алмаганга, Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова аны өендә котлады. Чын күңелдән аңа сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев