Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзеңне яклый һәм саклый бел

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында клуб мөдире Алефтина Саттарова «Гражданнар оборонасы - үзеңне яклый бел»- куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.

Мәдәният йорты мөдире Россия гражданнар оборонасын оештыру һәм үстерү тарихы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында сөйләде.

Балалар тормышларында нинди гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин икәнен белделәр. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм шәхси куркынычсызлыкны саклап калу шартларын: янгын вакытында, билгесез предметны ачыклаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев