Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында Россия офицерлары һәм солдатлары - чын геройлар, алар Донецк һәм Луганск халык республикаларын яклау буенча махсус операция уздыру барышында үз бурычларын намус белән һәм батырларча башкаруларын билгеләп үтте. Аларның күбесе сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Дәүләт бүләкләре алды - һәм бу беркемне дә битараф калдырмаслык батырлык үрнәкләре. Шулай ук илләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тарихы турында сөйләде һәм махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында хакимиятнең рәсми позициясен аңлатты һәм безнең барыбызны да бер идея берләштерә - безнең сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү. 

МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән чарада катнашучылар бергәләп маскировка челтәре бәйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев