Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк хастаханә табиблары балаларның иминлегенә игътибар бирүне сорый

Җәй, каникуллар - искиткеч вакыт. Әмма нәкъ менә җәй көне балалар белән бәхетсезлек очраклары куркынычы арта.

Югары Ослан үзәк хастаханәсенең балалар амбулаториясе табиблары -медицина профилактикасы кабинеты табибы Еремина Резидә Разиф кызы һәм педиатр Сөләйманова Гүзәлия Нурулла кызы – ата-аналар һәм балалар белән мөһим очрашу үткәрделәр.

Әңгәмә барышында профилактиканың төп кагыйдәләренә кагылдылар:

-Суда куркынычсызлык: балаларны беркайчан да су янында, хәтта сайлыкта да үзләрен генә калдырмагыз! Аларны йөзәргә һәм суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Җиһазландырылган урыннарда гына коену мөһим! Сулыкларга (бигрәк тә табигый сулыкларга) барганда церкариозның куркынычын исегездә тотыгыз: талгын судан сакланыгыз, саклагыч аяк киемнәре кулланыгыз һәм коенганнан соң тәнегезне яхшылап юыгыз.

-Агулануларны кисәтү: барлык көнкүреш химикатларын, даруларны һәм куркыныч матдәләрне махсус урыннарда һәм йозаклар кулланып, балалар ала алмаган урыннарда саклагыз. Балаларны сезнең рөхсәтегездән башка авызларына ят әйберләрне алмаска өйрәтегез. Агуланганда - кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз! 

-Урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтегез: юлны яшел утка гына кичү, машиналарга игътибарлылык, җәяүлеләр кичүләреннән файдалану. Юл буендагы уеннарның куркыныч булуын аңлатыгыз. Көннең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз.

-Уеннарда куркынычсызлык: балалар уеннары куркынычсыз булсын, куркыныч әйберләр һәм урыннар булмасын. Сугышырга һәм көч кулланырга ярамый дип аңлатыгыз. Спорт инвентарен (велосипедлар, самокатлар) кулланганда, һичшиксез саклагыч экипировка: шлемнар һәм тезлекләр кигезегез!

-Чит предметлардан имгәнүләрне профилактикалау: балаларны авызларына вак предметларны (төймәләр һ.б.) алмаска өйрәтегез. Уенчыкларда вак, ватылучан детальләр булу-булмавын даими тикшерегез.

-Начар гадәтләрне кисәтү: яшүсмерләр һәм ата-аналар белән тәмәке тартуның, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында сөйләшү мөһим. Яшүсмер һәм мәктәп яшендәге вакыт - югары куркынычлы вакыт. Баланың кәефендәге үзгәрешләргә, өлгерешнең начараюына, йомыклыкка, шикле компанияләр белән мавыгуга, гаилә белән аралашырга теләмәүгә һәм яшеренлеккә игътибарлы булыгыз. Нинди генә шик барлыкка килсә дә, белгечкә мөрәҗәгать итегез!

Чарада ата-аналарга җентекле рекомендацияләр белән белешмәлек таратылды.

Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев