Үзәк китапханәдә иҗади остаханә даими эшләп килә
«Актив озын гомер» программасы кысаларында район үзәк китапханәсе «Идел таңнары» клубында катнашучыларны “Кул эшләре» иҗат остаханәсенә чакырды.
Кул эшләре вакыт үткәрү өчен күңел ачу гына түгел, ә арганлыкны, тискәре уйларны бетерү, үзеңнең уйларыңны тормышка ашыру һәм иҗади сәләтләрне үстерү өчен кыйммәтле корал булып тора. Ул релаксациягә ярдәм итә, көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга һәм үз потенциалыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Психик сәламәтлеккә ачык файда китерүдән тыш, кул эшләре гаилә бюджетын интерьер предметларын, кием һәм аксессуарларны мөстәкыйль әзерләү хисабына экономияләргә мөмкинлек бирә.
Иҗат остаханәсендә катнашучылар үзләренең мавыгулары һәм иҗади күнекмәләре белән уртаклаша алдылар. Чара барышында алар үзләрен осталар, дизайнерлар һәм оста хуҗабикәләр сыйфатында күрсәттеләр, үзләренә дә, катнашучыларның барысына да үзләренең артистлык, уйлап табучанлык һәм тапкырлыклары белән уңай хис-тойгылар китерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев