Үзәк китапханәдә бәхет дагасы ясадылар
Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне – Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә багышланган якты һәм рухи бәйрәм билгеләп үтелә.
Әлеге вакыйга уңаеннан «Пушкин картасы» һәм «Татарстанда җәй» программалары кысаларында да район үзәк китапханәсе яшьләр өчен «Бәхеткә дага» дигән мастер-класс оештырды.
Китапханәчеләр катнашучыларны Петр һәм Феврония тормышлары тарихы белән таныштырдылар, бәйрәмнең әһәмияте, традицияләре һәм символы – ромашка турында сөйләделәр. Аннары яшьләргә үз куллары белән саклау дагасы - туганнары һәм якыннары өчен уникаль бүләк ясарга тәкъдим иттеләр. Элек-электән уңыш һәм иминлек символы саналган дага, ышанулар буенча, үз куллары белән ясалса, аеруча көчкә ия.
Мастер-класста катнашучылар төрле материаллар: төсле кәгазь, картон, ленталар, муенсалар, сәйлән һәм башка декоратив элементлар кулланып, эшкә керештеләр. Һәркем үзенең дагасына кабатланмас төс бирергә, күңеленең бер өлешен һәм аны бүләк итүчеләргә изге теләкләрен җиткерергә тырышты. Иҗат процессында шатлык, илһам һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде. Яшьләр идеяләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм вакытларын күңелле итеп уздырдылар. Нәтиҗәдә һәркемнең җылылык һәм уңай энергия белән тулыланган уникаль дага килеп чыкты.
Мастер-класс үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге турында уйлану һәм якын кешеләрең өчен күңелле сюрприз ясау өчен менә дигән ысул да булды.
Чара җылы һәм рухи атмосферада узды, катнашучыларда иң күңелле тәэсирләр һәм киләчәктә дә мондый иҗади проектларда катнашу теләге калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев