Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханәдә Әбрар Кәримуллин иҗатына багышланган күргәзмә эшли

2025 елның 29 маенда күренекле татар галиме, библиограф - китап белгече, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды.

Бу көнгә район үзәк китапханәсе «Китапчы галим» исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләрне Әбрар Кәримуллинның тормышы һәм фәнни мирасы белән таныштыралар. Экспозиция татар китабының тарихын һәм эволюциясен күзәтергә, аны төзүчеләр турында белергә һәм китапның хәзерге җәмгыятьтәге ролен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Әбрар Кәримуллинның фәнни кызыксынулары темаларның киң даирәсен: төбәкнең милли китабы һәм китап эше тарихын, татар халкының килеп чыгышын, татар әдәбиятын һәм аның көнчыгыш һәм европа әдәбиятлары белән бәйләнешен, шулай ук тел тарихы, археология, этнография һәм топонимика мәсьәләләрен үз эченә ала.

Әбрар Кәримуллинның хезмәтләре Татарстан һәм Россиядән читтә дә танылу алды. Алар АКШ, Англия, Франция, Төркия һәм башка бик күп чит илләр тюркологлары арасында киң таралган. Аның тикшеренүләре беренче мәртәбә татар китабының чын тарихын яңарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев