Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханә үзенең иң актив укучыларын билгеләде

Китапханәнең байлыгы - аның китап хәзинәләрендә генә түгел, ә төп байлыгы - укучылар, китапның һәм китапханәнең тугры дуслары.

Традиция буенча ел саен Үзәк район китапханәсе узып баручы елга нәтиҗәләр ясый һәм китапханәгә еш йөри һәм күп китап укый торган иң яхшы укучыларын билгеләп үтә. 

“Безнең йолдызлыкта - иң яхшы укучылар” - шундый исем астында Үзәк район китапханәсендә фото - стенд оештырылган, анда китапханәнең 2023 елда иң яхшы укучыларының фотосурәтләре урнаштырылган. Алар төрле яшьтә, төрле профессия кешеләре, ләкин аларны бер нәрсә - китапка мәхәббәт берләштерә. 

Китапханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре даими укучыларына озак вакыт дәвамында китапханәбезнең тугры дуслары булып калганнары өчен рәхмәтле.

- Барлык укучыларыбызга да сәламәтлек, шәхси тормышларында һәм эшләрендә  зур уңышлар телибез! Сезнең белән очрашуларга без һәрвакыт шат, китапханәләребездә сезне көтеп калабыз,- диләр алар бертавыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев