Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханә Нур Баян иҗаты белән танышырга чакыра

Татар шагыйре Нур Баянның (Нур Галим улы Баянов) тууына 120 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә китап сөючеләр өчен «Сөйгән халкым өчен барысы да» исемле китап күргәзмәсе оештырылган.

Экспозиция шагыйрь, фронтовик тормышына һәм иҗатына багышланган. Нур Баян 1905 елның 28 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1923 елда ул Казанга татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга килә, анда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның шигырьләре вакытлы матбугатта басыла. 

1928 елда «Кызылармеец» газетасы редакциясендә эшләгәндә, Нур Баян «Уракчы кызлар» һәм «Җимерелгән окоплар» исемле беренче шигырьләр җыентыкларын чыгара. Аларда патриотизм, халыкка һәм Ватанга мәхәббәт темалары яңгырый. Соңрак ул «Клевер кырлары», «Яңгырлы төн» поэмаларын һәм башка бик күп шигырьләр иҗат итә. 1938 елдан Нур Баян үзен тулысынча әдәбиятка багышлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь фронтка китә. Хәрәкәттәге армиядә ул полкның партия оешмасын җитәкли, дивизия газетасы редакторы, политик эшләр буенча командир урынбасары була һәм патриотик шигырьләр язуын дәвам итә.

Нур Баян 1945 елның 23 апрелендә Австрияне азат итү өчен барган сугышларда Совет Армиясе подполковнигы дәрәҗәсендә һәлак була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев