Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханә норматив-хокукый күргәзмәгә чакыра

15 ноябрьдә Россия Федерациясендә ел саен Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата гадәттәгечә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылу чорына туры килә. Бәйрәмнең төп максаты - хәрби хезмәтнең абруен күтәрү һәм яшьләрне хәрби бурычларын үтәүгә әзерләүне көчәйтү.

Әлеге вакыйга уңаеннан район үзәк китапханәсе “Ил алдында булган вазыйфасын, горурланып үти ир-атлар” дигән тематик күргәзмә әзерләде. Экспозиция килүчеләрне хәрби хезмәткә чакыруның норматив-хокукый аспектлары белән таныштыра. Күргәзмәдә каралган сораулар арасында: хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү нигезләре, кичектерү тәртибе, хәрби комиссариатка чакыру буенча килмәү нәтиҗәләре һәм башка бик күп мәгълүмат бар.

Хокукый аспектлардан тыш, күргәзмә әдәбияты Россиянең героик үткәненә экскурс ясарга, аның халкының батырлыклары белән танышырга, Россия армиясенең, флотының, авиациясенең үсеш тарихын белергә һәм үз гомерләрен Ватанга багышлаган атаклы гаскәр башлыкларының һәм хәрби башлыкларның биографияләрен өйрәнергә тәкъдим итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев