Үткәннән башка киләчәк юк
Халык традицияләре һәм йолалары һәр кеше тормышында зур урын алып тора.
“Пушкин картасы” проекты кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Советлар Союзы герое Зиннуров Нәбиулла Шәфик улы исемендәге гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен “Күп милләтле Татарстан” квест-уены үткәрелде.
Укучылар күп милләтле Татарстан вәкилләре тарафыннан тупланган «Татарстан халыклары традицияләре һәм гореф-гадәтләре» видео-круизын башкарып, бүгенге көндә тупланган белемнәрнең һәм халык зирәклегенең ничек киң кулланылуы турында белделәр, аннары танып-белү квестында катнаштылар.
Уен маршруты бик кызыклы булды! Һәр станциядә укучылар берничә мавыктыргыч сынауны уздылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр. Һәр команда кызыксыну һәм энтузиазм белән җиңүгә омтылды һәм дөрес җавап өчен баллар алды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, ә һәр катнашучы истәлеккә бүләк алды.
Чара иҗади мастер-класс белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев