Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ураза бәйрәме көнне Казанда “Гәет моңы” бәйрәме узачак

Бәйрәмгә милли киемдә килүче тамашачылар арасында приз уйнатылачак.

“Чулпан” мәдәният үзәгендә 21 апрельдә татар “Рухи моңы” мәдәниятен үстерү фестиваль-конкурсының  “Гәет моңы” Гала концерты  булачак дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Конкурс татар аһәңе һәм традицион көйне, дини җырлау жанрын баету һәм азан башкару сыйфатын арттыру, Татарстан мәчетләрендә татар телендә вәгазьләр сөйләүне торгызуга юнәлдерелгән.

Жюрига Татарстан ,Башкортсан, Пермь  өлкәсе, Самара, Курган, Мәскәү ,Омск шәһәрләре конкурсантларыннан  200 тирәсе видеоязмалар килгән.

Тамашачылар җиңүчеләрнең чыгышларын карый алачак. М.Вагыйзов, В.Фазлыйәхмәтов, А.Барыева, М.Галимов башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр  башкарылачак.

Бәйрәмгә милли киемдә килүче тамашачылар арасында приз уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев