Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Уңыш - 2023» яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе

Елның искиткеч матур вакыты - көз!

Көз - уңыш җыеп алу һәм үз кулларың белән үстергәннәргә сөенү, җәйге бакча эшләренә йомгак ясау һәм алга карау вакыты да. Көз! Тылсымлы вакыт салават күпере төсе, куе серле томан, беренче кыраулар, алар кышның инде үз хокукларына керергә ашыгуын һәм, әлбәттә, күптән көтелгән уңышны җыю өчен бик матур вакыт булуын әйтеп тора. Бу - гаиләнең  олысы-кечесе җыела торган чоры, дачада яки әби белән бабайда, үзебезнең бакчаларда тәртип урнаштыру өчен бергә җыела торган  вакыт. Үзебез чәчеп, сулар сибеп, карап үстергән, яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне барыбызда ярата. Без аларны үзебезнең бакчаларда бик тырышып үстерәбез, мул уңышыбызга сөенәбез. 

Вахит мәдәният йортында «Уңыш - 2023» яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә бакчаларыбызда үскән яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр урын алган, алар көзге чорда күзләрне шатландыра, көзге муллыкны күрсәтә.

Күргәзмә бер генә килүчене дә битараф калдырмас дип өметләнә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев