Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Туганнарыгызга дөрес карарга килергә ярдәм итегез

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары алу, безнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән. Үзең өчен мондый ярдәм формасын дөрес сайлау мөһим.

Кешенең үзен  хис итү аңа әллә ни борчу китермәгән вакытта, хроник авырулар кискенләшмәсә, аңа  натураль ташламаларны акчалата ташламаларга алыштыру җиңел бирелергә мөмкин. Хәл начарлану, авыру озак дәвалана торган һәм күп кенә дарулар таләп итә торган  характер ала икән, димәк, акчалата компенсация җитәрлек түгел. Гаилә бюджеты өчен мондый очрак авыр йөк  булырга да мөмкин. 

Әгәр элегрәк  акчалата компенсация файдасына сайлау ясалган булса һәм сез, аның дөрес булмавын ачыклагансыз икән, сезгә шуны белергә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын Социаль фондка тиешле гариза биргәннән соң гына торгызырга мөмкин. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сезгә агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча, 2024 елда бушлай дару ярдәме алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын бирүне яңарту турында Социаль фондка гариза бирергә тәкъдим итә. Шушы датадан соң ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнары тарафыннан бу каралмаган). 

Исегездә тотыгыз: сезнең сайлаудан сәламәтлегегез генә түгел, сезнең туганнарыгызның һәм якыннарыгызның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге дә бәйле. Карар кабул ителгәнче, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез.

2023 елда бушлай дарулар алучы гражданнар өчен Социаль фондка гариза бирү зарурлыгы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев