Түбән Осланда көлке көнен билгеләр үттеләр
1 апрель - шаяру, күңел ачу һәм көлү көне. Көлке көне - бөтен дөньяда олылар һәм балалар тарафыннан билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм.
Бу бәйрәм рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән, әмма Беренче апрель җиткәндә, кәеф күтәрелә һәм аны тирә-юньдәгеләрнең дә күтәрәсе килә. Тормышыңа тагын бер кат шатлану, уйнау, күңел ачу һәм язны искиткеч бәйрәм кәефе, янып торган күзләр һәм бәхетле елмаюлар белән каршы алу бу!
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиячеләр тарафыннан уеннар, мәзәкләр, күңелле җырлар һәм биюләр белән күңел ачу чарасы оештырылды. Уен программасы балаларга шатлык, күңел күтәренкелеге китерде.
Көлке көненә багышланган чара шау-шу белән күңелле үтте, барысы да бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралдылар.
-Балалар бакчасында һәр көн көлү һәм күңел ачу белән тулы булыр дип өметләнәбез! Көлке көне белән сезне! Күңел ачыгыз, шаярыгыз, көлү гомерне озайта бит! ,- диләр балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев