Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Осланда экологик бәйрәмне билгеләп үттеләр

Халыкара кошлар көне - ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Кошлар табигатьнең бер өлеше булып тора. Алар безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, яшелчә бакчаларын саклаучылар. Ел саен алар безгә канатларында яз алып киләләр.

Әлеге бәйрәм алдыннан Түбән Ослан балалар бакчасы укучылары Түбән Ослан авыл китапханәсендә булдылар. Китапханә хезмәткәре Нина Викторовна балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Аның барышында балалар кышлаучы һәм җылы якларга очучы кошлар, аларның тышкы кыяфәтләре, каурыйлылар табигатькә һәм кешегә китергән файдасы турында белделәр. Балалар рәсемнәрне, иллюстрацияләрне карадылар, алынган белемнәрне соңыннан рәсем эшчәнлегендә беркеттеләр.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, «Кош-кортны рәнҗетергә кирәкми, кошларга ярдәм итәргә кирәк!» дигән мөһим кагыйдәне үзләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев