Түбән Осланда балаларга сугыш турында укыдылар
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Түбән Ослан балалар бакчасында төрле яшьтәге өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләргә китапханә хезмәткәре Нина Викторовна кунакка килде.
Нина Викторовна балаларга К.Паустовскийның “Похождения жука носорога” хикәясен укыды. Петр Терентьевның сугышка китәр алдыннан улыннан бүләккә коңгыз алуы турында балалар зур игътибар белән тыңладылар. Петр аны тартмага сала, ашата һәм иреккә очарга да чыгара. Бөтен сугышны коңгыз солдат белән бергә уза һәм хәтта бер тапкыр аны сугышта коткара да.
"Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе яшь буында патриотизм һәм тарихка хөрмәт тәрбияләүдә мөһим адым. Бу үткәндәге фаҗигале вакыйгаларның кабатлануына юл куймас өчен без геройлар турында истәлекне истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешлегебезне искә төшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев