Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалары туган илебез белән горурланалар

12 июньдә илдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көне билгеләп үтелә.

Бу Россиядә иң яшь дәүләт бәйрәме. Әлеге бәйрәм 2002 елның 1 февралендә генә рәсми атама ала һәм Россия көне дип атала башлый. Ул милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора.

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан балаларның дәүләт бәйрәмнәре турындагы күзаллауларын киңәйтү, дәүләт символикасына хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатында Түбән Ослан балалар бакчасында «Россия көне – бөек илнең төп бәйрәме» дигән танып белү сәгате оештырылды.

Тәрбияләнүчеләр дәүләтнең төп символлары: флаг, герб, гимн турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр.

Ак төс - каен,

Зәңгәр төс - күк йөзе төсе,

Кызыл төс - кояшлы таң.

Балаларга әлеге белемнәр бик кызыклы һәм шатлыклы булды. Аларда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чарадан бик күп тәэсирләр калды.

Балалар барысы да үзләренең туган иле – Россия турында беләләр һәм аны яраталар! Безнең ил бөек һәм куәтле дәүләт, һәм һәр гражданин, хәтта кечкенә булса да, аның белән хаклы рәвештә горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев