Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалары рәсем ясау техникасына өйрәнә

Түбән Ослан балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар ботакларда кызылтүш рәсемен ясарга, гади композиция төзергә, кошның тышкы кыяфәте үзенчәлекләрен - тән төзелеше һәм төсен бирергә өйрәнделәр.

Балалар белән дәрес башында тәрбияче Наталия Гаврилова кошлар турында кечкенә генә әңгәмә үткәрде, аның барышында балаларны кызылтүшләр безгә кыш көне генә килә һәм шуңа күрә аларны күчмә кошлар дип  дип атаганын аңлатты. Балалар кызылтүш сурәтен өйрәнделәр, гәүдәнең төсен һәм өлешләрен билгеләделәр. Тәрбияче балаларга кошны нинди буяулар белән буярга кирәклеген аңлатты һәм кызылтүш утырачак агач ботагын ясарга тәкъдим итте. Балалар тырышып мөстәкыйль эшкә керештеләр.

Дәрес барышында балалар буяулар белән рәсем ясау техникасын камилләштерделәр, пумаланы кулланырга өйрәнделәр.

Ахырдан, ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдылар, бергәләп Александр Прокофьевның «Снегири» шигырен укыдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев