Түбән Ослан балалары кышкы уеннарны ярата
Балалар елның кышкы вакытын бик яраталар һәм көтеп алалар. Алар кыш көне күп төрле, кызыклы шөгыльләр һәм уеннар уйлап табалар. Ә тагын кышын юеш кардан Кар кызы яки Кар бабай, чана шуар өчен тау ясарга була.
Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркеме балалары кышкы һава суларга һәм уйнарга бик теләп чыгалар.
Кышкы уеннар вакытында балалар күтәренке рух һәм яхшы кәеф ала, физик күнегүләр белән кызыксынуны саклый, өстәвенә, уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли, бер-берсенә түземле һәм толерант булырга өйрәнә.
Бу кышта балалар карны зарыгып көтеп алдылар һәм ул яугач, рәхәтләнеп кар белән төрле уеннар уйнадылар, күп төрле фигуралар ясадылар.,
Кышын саф һавада йөрү - файдалы,мавыктыргыч дигән нәтиҗәгә килделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев