Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалары киләсе ел язына әзерләнә

Алтын көз җитте – ул елның иң матур чоры. Көз сары, кызыл, кызгылт-сары буяуларга күмелгән.

Түбән Ослан балалар бакчасы территориясендә җәй көне клумбаларда  төрле чәчәкләр үсеп, балаларны, ата-аналарны, хезмәткәрләрне шатландырдылар. Җәй буе балалар үсемлекләрнең ничек үсүен күзәттеләр, аларның матурлыгына сокландылар, тәрбиячеләр белән бергә көн саен аларны тәрбияләделәр.

Көз җитү белән киләсе ел язына орлыклар җыярга вакыт, аларны яңадан чәчәргә һәм үсентеләр үстерергә кирәк булачак. Балалар бу бурычны яратып һәм җиренә җиткереп үтәделәр.

Мондый чаралар балаларга табигатькә һәм дөньяга аңлы мөнәсәбәт тәрбияли, экологик агарту процессын башлап җибәрә. Балалар орлыкларны үстерү турында белемнәр алалар, аларның төсләре һәм формалары төрлелегенә игътибар итәләр. Алар мондый мөһим эштә катнашып, безнең табигатебезнең матурлыгын күрәләр һәм якты тәэсирләр саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев