Түбән Ослан балалары карабүрекләр көнен билгеләп үтте
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркемендә карабүрек (балан чыпчыгы, снегирь) көнен билгеләп үттеләр.
Әлеге матур кош кышның чын хәбәрчесе. Борынгы заманнарда, аның түше ап-ак булган, Яңа елга нәкъ менә ул безнең якларга Кыш бабайны алып килгән, дип сөйлиләр. Ләкин бервакыт миләшнең уңышы бик тәмле һәм татлы булып өлгергән. Карабүрекләр аның белән сыйланганнар һәм вакыт төшенсәсен да онытканнар. Ә искә төшергәндә, 9 гыйнвар килеп җиткән була. Яңа ел җиткән, ә Кыш Бабай килмәгән. Карабүрекләр үзләренең ялгышлыклары өчен бик оялганнар һәм кызыл төскә кергәннәр. Бәлки, миләш җиләгенең суты аларның түшләренә мәңгегә сеңгәндер. Шул вакыттан бирле кешеләр карабүрекләр көнен билгеләп үтәләр.
Карабүрек - рус кышының төп символларының берсе. Кызыл күкрәкле бу кечкенә кош үзенең матурлыгы белән балаларны һәм өлкәннәрне һәрвакыт сөендерә.
Тәрбияче балалар белән кызыклы әңгәмәләр үткәрде. Балалар кошларның тормышы һәм үзенчәлекләре турында белделәр, шигырьләр тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, әлеге кошның рәсемнәрен ясадылар.
Балалар кызыл түшле кошларның, башка кошлар кебек үк, үз бәйрәмнәрендә генә түгел, ә көн саен, бигрәк тә кыш көне, кешеләрнең кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ булуын үзләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев