Түбән Ослан балалары Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
1 майда илебездә Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бу төрле илләр хезмәтчәннәренең язгы теләктәшлек бәйрәме. Ул барлык хезмәткәрләрнең, төрле һөнәр ияләренең: эшчеләр, галимнәр, табиблар, укытучылар бәйрәме. Ул язны, аның мәңгелек яңару кануннарын, кешеләрнең иҗади һәм бердәмлеккә омтылышларын гәүдәләндерә.
Бәйрәм алдыннан Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркемендә "Беренче майны каршы ал!" тематик сәгате узды.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Балалар белән бәйрәм турында әңгәмә үткәрелде, анда иллюстрацияләр, видео-презентацияләр каралды. Чара азагында балалар бәйрәм символлары төшерелгән рәсемнәрне буядылар.
“Барыгызны да тынычлык, яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Беренче Май сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм яхшы язгы кәеф алып килсен!”, - дип котладылар райондашларны балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев