Түбән Ослан балалары иҗади эшчәнлекне ярата
Иҗат белән бәйле эшчәнлекнең һәрбер төре балада матурлыкны күрү, предметларның төсен, формасын, текстурасын кабул итү, аларның бер-берсенә карата торышын үстерә. Шулай ук баланың башка сәләтләре барлыкка килүгә һәм үсешенә дә ярдәм итә.
Аппликация - иҗади эшчәнлек төре, аның белән бала бик кечкенәдән шөгыльләнә ала. Сабый әле яңа гына төрле төстәге кәгазь битләрен тотарга һәм әнисе ярдәме белән аларны әзерләнгән нигезгә куллары белән сиземләргә өйрәнә.
Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркемендә балалар тәрбияче белән бергә "Аквариумда балыклар" композициясен төзеделәр. Су астында яшәүче тереклек ияләре белән танышуны, детальләрнең урнашуында һәм ябыштыруында эзлеклелек саклап, катлаулы композиция төзергә өйрәнүне дәвам иттеләр. Вак моториканы, күзаллауны, кул һәм күз координациясен үстерделәр.
Әлеге дәресләр су асты тереклек ияләренә сакчыл мөнәсәбәт тә тәрбияли. Балаларның иҗади эшләре матур һәм кызыклы килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев