Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында пластилин белән сыннар ясау дәресе үзды

Әкият геройларын пластилиннан ясау - балалар өчен мавыктыргыч шөгыль. Пластилин белән әвәләп ясау мавыктыргыч кына түгел, бәлки бала хәрәкәтләренең координациясе, сөйләм һәм баланың интеллектуаль үсешенә уңай йогынты ясый, ярдәм итә.

Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге төркемендә «Минем яраткан әкият героем» дигән темага дәрес үткәрелде. Балалар әкиятләргә битараф түгел һәм аеруча энтузиазм белән яраткан геройларын ясадылар. Аларның бигрәк тә хайваннар сыннары яхшы килеп чыга. Балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрнең холкы һәм кәефе бар: алар күңелле дә, моңсу да, гади дә, хәйләкәр дә, усал да, яхшы да.

Әлеге фигуралар белән әкият күренешләрен уйнарга, композицияләр төзергә, үз сюжетларыңны уйлап чыгарып, уйнарга да була. Үз кулларың белән эшләнгән эшләнмәләр - иҗади сәләтләрне, хыялларны һәм фантазияләрне үстерү өчен иң яхшы ысул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев