Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында күбәләкләр көне узды

Күбәләкләр, мөгаен, табигать тудырган иң матур бөҗәкләрнең берседер. Кояшлы җылы көннәр җитеп һәм беренче яз чәчәкләре барлыкка килү белән, без һәр көнне төрле төстәге күбәләкләрне күзәтә алабыз.

Балалар бу гаҗәеп тамашаларны күзәтергә, аларга сокланырга яраталар. Урамда саф һавада йөргәндә, балалар бик матур күбәләк күрделәр. Шул вакыт аларны күбәләкләр барлыкка килү һәм аларның ни өчен кирәк булуы кызыксындырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Күбәләкләр көнен үткәрү идеясе барлыкка килде. Балаларга кунакка төрле төстәге һәм зурлыктагы күбәләкләр очып килде. Алар гүзәл, матур күбәләкләрнең ничек барлыкка килүен белделәр, көн дәвамында бизәлешләр - "Матур күбәләкләр" буядылар. 

Саф һавада йөргән вакытта балалар мәйданчыкка очып килгән күбәләкләрне күзәттеләр. Тәрбиячеләр  балаларга күбәләкләр турында, аларны сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Алар  табигатьтә үзеңне тыныч тотарга, шауламаска һәм кычкырмаска кирәклекне, иң кечкенә бөҗәкне дә тотарга һәм юк итәргә яраманлыгын аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев