Түбән Ослан балалар бакчасында кочаклашырга яраталар
Кичә, 21 гыйнварда, Халыкара «Кочаклашу көне» билгеләп үтелде.
Бу күңелле, җылы, дусларча бәйрәм. Бәйрәм традициясе буенча туганнарны һәм якыннарны, ә иң кызыгы, таныш булмаган кешеләрне дә дусларча кочакларга мөмкин. Әлеге матур гадәт безне гомер буе озата бара: без дусларыбызны һәм туганнарыбызны очрашканда да, аерылышканда да, шатлык һәм рәхмәт белдерү өчен җылы кочагыбызга алабыз.
Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркеме балалары «Кочаклашу көне» үткәрделәр. Алар бу көнгә алдан әзерләнмәделәр, чөнки балалар әниләре, әтиләре, тәрбиячеләре белән кочаклашырга яраталар, шуңа күрә репетицияләр үткәреп тору да кирәкми.
Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде. Балалар «кочаклашу»ның нәрсә икәнлеге, дуслыкның нәрсәдән башлануы турында сөйләделәр һәм уен аша хайваннарның да тәпиләре, муеннары, койрыклары белән кочаклаша белүләрен һәм яратуларын белделәр. Балалар кочакларының җылысын бер-берсе белән уртаклаштылар. Барлык уеннарда, табышмакларны чишүдә, шигырьләр тыңлауда бик теләп катнаштылар. Барысының да кәефе бәйрәмчә шат иде.
Тәрбиячеләр уйлавынча, бу бәйрәм балаларның гомерлек дуслыгына башлангыч бирергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев