Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Тормышның ямен, тәмен белеп яши

Бар кешегә рәхмәтлемен

Бик мөләем, күркәм, артык тыйнак, эшчән, үзенә нык тәлапчән бу ханымны районыбызда бик яхшы беләләр. Үзенең тырыш хезмәте белән ул авылдашлары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге арасында зур хөрмәткә ия.

Югары Ослан районына Венера ханым 1983 нче елда кияүгә чыккач килеп урнаша. Аңарчы Казанда эшләгәндә  дус кызлары белән Татар Мәмәтхуҗасы авылына кунакка кайтып йөри. Бер кайтуында булачак тормыш иптәше Фидаил белән таныша ул. Танышу аларны гаилә коруга китерә. Шулай итеп Лаеш районы Хәерби авылында туып-үскән кыз, Югары Ослан районында 40 елга якын яшәп, районыбызда үз кешегә әйләнә.Гаиләдә ике кыз бала туа. Олы кызы Лилия Казанда яши, ире белән Ришат исемле улларын үстерәләр. Кече кызы Гөлия районыбызда күп еллар дәрәҗәле эштә эшләде. Венера ханым авырсынмыйча сигез ел урын өстендә яткан кайнанасын карап, кадерләп соңгы юлга озаталар. Тормыш булгач кайгыларда читләтеп үтми матур гаиләне. 2012нче  елның гыйнвар суыкларында яраткан терәге –ире Фидаил кисәк инсульттан үлеп китә. Кайгыларга бирешмичә Венера эшен дә, тормышын да тырышып алып бара.

Мәмәтхуҗада яшәү дәверендә Венера Рәис кызы төрле тармакта хезмәт куя, фермада бозаулар караучы ,сыер савучы , авыл клубында мөдир,  кибетче дә була ул.

2000 нче елның июнь аенда ул Яңа Рус Мәмәтхуҗасы җирле үзидарә Советында рәис урынбасары булып эшкә чакырыла. Ә 2005 нче елда авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе (секретарь) итеп билгеләнә. Авыл җирлегендә сәркатипләрнең эшләре күп кырлы: берүк вакытта алар юрист та, экономист та, җир һәм милек буенча сорауларга да җавап бирүче, хәрби исәпне алып баручылар да. Авыл халкы нинди генә сорау, үтенеч белән  мөрәҗәгать итсәләрдә , ярдәмне, сорауга җавапны алып китәргә тиеш,- дип саный Венера Рәис кызы. Шуңа да төп эшеннән аерылмыйча 2016 нчы елда югары белем ала Венера ханым. 23 ел эчендә ике рәис белән эшләдем ,- ди ул. Матвеева Валентина Николаевна (хәзер ул лаеклы ялда) һәм Никитушкин Владимир Викторович. Бик тату, киңәшләшеп эшләдек, эшлибез ,- дип аеруча басым ясап әйтә ул.

Ял вакытларында Венера ханым бакча тутырып чәчәкләр үстерә, якыннарын тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Күп еллар сәхнәдә чыгыш ясап авылдашларын гына түгел, район халкын да җырлары белән сөендерә. 2019 нчы елда ветераннар арасында оештырылган “Балкыш-Сияние” республика фестивалендә ялгыз башкару жанрында призлы урынга лаек  булды. Әле ул татар хатын-кызларының “Ак калфак” район иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы. 2018 нче елдан Татар Мәмәтхуҗасы авылында аның актив катнашуында  “Чишмә көне” бәйрәме үткәрелә.

Җаваплы  эштә эшләп, районыбызның иҗтимагый тормышында да актив катнашу дәверендә Венера Рәис кызы күп кенә Дәүләт бүләкләренә дә лаек булды .Алар арасында район башлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе Мактау Грамотасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты бар.

Әңгәмәбез барышындә Венера ханым кат-кат кабатлап бергә эшләгән хезмәткәрләргә, җитәкчеләренә, сәркатип коллегаларына (бик күп яңа программалар белән эшләгәндә яшь коллегалар ярдәмгә килә, ә миннән күбрәк киңәш сорыйлар ), кызларына, кода-кодагыйларына ( монда ул аеруча басым ясап, кода-кодагыйларымнан уңдым, бик әйбәт кешеләр,-ди), күршеләренә, авылдашларына хөрмәт итеп рәхмәт әйтә.

Аллаһыма шөкер ди ул.

Аны күптән түгел булып узган һөнәри бәйрәме- җирле үзидарә хезмәткәрләре көне белән котлап, исәнлек, алдагы хезмәт юлында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Молодец,безнен туганыбыз,ботен яктан булган,унган,сау-сэламэт,бэхетле бул!